Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәттә килде. Эш визиты кысаларында ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озатуында “Татбурнефть” җәмгыяте һәм “Әлмәт торба заводы”нда булды.
Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ветераннар (пенсионерлар) арасында "Өченче яшь" дип исемләнгән күңелле стартлар узды.
Йомгакларны традицион формада ясадылар.
“Аммоний” проектнын гамәлгә ашырганда, бик аз вакытка гына тоткарлык та зур чыгымнарга китерә ала иде. Иң мөһиме – без аны тиешле вакытка өлгерттек, югалтуларга дучар булмадык.
Бүген, әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 27 еллыгына багышланган митинг тәмамлангач, җитәкчеләр традицион рәвештә хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булган ветераннар гаиләләре белән очраштылар.
Бүген әлмәтлеләр кабат Хәтер мәйданына җыелды. Без бу юлы әфган сугышында вакытсыз гомерләре өзелгән асыл егетләребезне искә алдык.
Бүген Әлмәт физиккультура техникумының спортзалында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча XVII Зональ ярышлар узды.
18 февраль көнне сәгать 11.00 уртак тематик гражданнар кабул итү көне булачак.
Иң яхшы тренер дип, Әлмәт җыелма командасы тренеры Ильяс Билалов игълан ителде.