Илдар Халиков “Татбурнефть” ҖЧҖ һәм “Әлмәт торба заводы” эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

 Бүген  Татарстан  Республикасы Премьер-министры  Илдар  Халиков  Әлмәттә килде.  Эш визиты кысаларында  ул Әлмәт  муниципаль районы башлыгы  Айрат  Хәйруллин  һәм  “Татнефть” җәмгыяте  генераль директоры урынбасары  Рөстәм Мөхәммәдиев  озатуында   “Татбурнефть” җәмгыяте һәм  “Әлмәт торба  заводы”нда  булды.

 «Татбурнефть»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  Россия Федерациясенең   нефть ятмаларын үзләштерү  буенча тулы  циклда  бораулау  сервисы хезмәте күрсәтүче  иң эре  предприятиеләрнең берсе.

 Компания  1949 елда оешкан ,  скважиналар төзү буенча  60 еллык тәҗрибәсе  бар.  Әлеге вакыт эчендә  80 млн  метрда  тау токымнары борауланган, 49 меңнән артык скважина  куллануга тапшырылган.  “Татбурнефть”  җәмгыяте директоры Ленар  Нәҗипов сүзләренә караганда,  предприятие  ел саен  заказчыларга  400  дән артык скважина бораулап тапшыра.
 Әлмәт  торба заводы  директоры  Александр Токарев  завод  буенча  оештырылган экскурсия  вакытында  предприятиенең тарихына,  уңышларына тукталды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

 Бүгенге көндә  “Әлмәт торба заводы”  заманча  корылмалар белән җиһазландырылган, Россиядә беренчеләрдән булып   торбаларны эчке яктан югары сыйфатлы  полиэтилен  белән  әзерләп чыгаручы  приозводствога ия.  Әлмәт торба заводы  Россия,СНГ  га кергән илләр базарына   9,0 млн  тоннадан артык тимер торбалар  чыгара.  Соңгы  10 елда   җитештерелгән продукция күләме  3 тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International