ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казан Кремле һәм Казан федераль университеты Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык банкноталары символ сайлау бәйгесенң финалына чыктылар. Бүгеннән яңа банкноталарга символ сайлауның соңгы, өченче этабы башланды. 

ӘДМХИнең югары белем берү факультетында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм һәм терроризм – нормамы әллә феноменмы?” дигән темага диспут булды. 


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халык һәм идарәче компанияләр арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре актуаль булып кала бирә. Бүген “Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты” учреждениесе торак эксплуатация участокларының һәм идарәче компанияләрнең махсус рейтингын ай саен төзеп килә. 

ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте.

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде.

Анапада узган IX открытых Бөтенроссия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннарын да “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы катнашты. Үз яшь һәм авырлык категорияләрендә алтын медальгә  Айсылу Миникәева, Тимур Бәдриев, Илгиз Галләмов, көмеш медальгә  – Мария Анциферова лаек булды. Егет һәм кызларны тренер РафаельЧупанов эзерләгән.

 

Бүген Әлмәт үзәк мәчете имамы Инсаф хәзрзт Сәүбәнов мәдрәсә шәкертләренә “Яшьләр арасында экстремизм һәм террризмны булдырмау” темасына лекция укыды. 

Әлмәт авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә: 24 сентябрьда, 1нче һәм 8нче октябрьда№2 базарда ( "Торговый двор", Әминов урамы, 5)   сәгать 8.00 дән 13.00 гә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт пенсионерларына 1 октябрьдә Белоглазов урамында урнашкан мунчада бушлай юыну мөмкинлеге тудырыла. Гафиятуллин урамында урнашкан “Оазис” сәламәтләндерү комплексы да лаеклы ялдагыларны бу көнне бушлай кабул итәчәк. Бары тик үзең белән пенсия кенәгәңне генә алып барырга кирәк. 

2016 ел тәмамланганчы Татарстанның Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә технопарклар ачылачак, дип хәбәр итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International