ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

47нче балалар бакчасында Әлмәт муниципаль районының өлкән тәрбиячеләре катнашында  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  тәрбияләүдә ата-аналарның компетенциясен күтәрү буенча киңәшмә үтте.

ПАО "Татнефть" спорткомлексында Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау  учрежденияләре арасында "Сәламәтлек" XIII Спартакиадасы кысаларында  бильярд  буенча ярышлар үтте.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә гибрид операция объекты «Татнефть» җәмгыяте медсанчастенда барлыкка килде һәм ул республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы да беренчесе булды.

Бүген арктик антициклон Татарстанга көчле салкыннар китерә.

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының бүлегендә җинаять ачуда ярдәм күрсәткән Руслан Мостафинны бүләкләделәр. 

Быел 16нан 18нче декабрендә шәһәребезнең Драма театры сәхнәсендә  ЧТПЗ Группасының «Снежность»  балалар хәйрия фестивале Татарстан Республикасы хакимияте ярдәмендә узды. Рәсәй һәм республика театрлары тамашасын 2700 дән артык яшь тамашачы карый алды.

Иминлек тәэмин итү максатыннан, яңа ел бәйрәм чаралары вакытында Татарстан Республикасында 15 нче декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

Форум 12 нче декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне ачылды.  Һәм беренче кунак булып Татарстан Республикасының Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш. Яһудин булды.  Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының конституциясе турында лекция укыды.

Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен уникаль фәнни күңел ачу паркы ачылды.  Биредә  могҗизаларны реаль вакыт режимында тудырырга мөмкин. Күргәзмәдә "Музыкаль ландшафты" һәм "Көзге арты дөньясы" экспонатлары тәкъдим ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International