ЧТПЗ Группасының "Снежность" хәйрия фестивале төгәлләнде

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Быел 16нан 18нче декарьдә шәһәребезнең Драма театры сәхнәсендә  ЧТПЗ Группасының «Снежность»  балалар хәйрия фестивале Татарстан Республикасы хакимияте ярдәмендә узды. Рәсәй һәм республика театрлары тамашасын 2700 дән артык яшь тамашачы карый алды.

Алтынчы тапкыр «Снежность» фестивале  «Яхшыллык симфониясе» темасы белән нәни әлмәтлеләрне шатландырды.  Фестивальне «Снеговишник» исемле интерактив тамаша ачып җибәрде. Фестивальнең иң якты мизгелләре булып  Константин Райкин театраль мәктәбенең икенче курс студентларының  «Яшьтәшләр»  концерты  һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе музыканты  Максим Кинасов чыгышы булды.

Тамашаларны балалар йортларында һәм социаль-реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, азкеремле, күп балалы гаиләләрдәге балалар, шефлык астында булган мәгариф учрежденияләре һәм «Алнас» заводы эшчеләре балалары күрә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International