20 май көнне Казан шәһәрендә "Әбиемнең серле сандыгы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу чараны ТР Милли музее"Тылсымлы куллар" журналы редакциясе белән берлектә үткәрде.
Мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен иҗат фестивале АҖ "СМП-Нефтегаз" компаниясе финанс ярдәме белән оештырылды. Фестивальдә 200 дән артык катнашучы үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Бу конкурста Әлмәт, Зәй,Тукай районы, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарыннан балалар катнаштылар.
Утырышта җирле бүлек Секретаре, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова, район Советының шәһәр депутатлары фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев,политсовет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Татарстанда җәйге лагерьларда ял итүче балалар һәм яшьләр вәкилләре саны 3610 кешегә арткан. Быел лагерьларга барлыгы 218 меңнән артык яшьләр юл тотачак. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Әлмәт районында авыл җирлекләре арасында концертлар дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең 2 нче санлы лицее һәм 1 нче санлы гимназиясе инглиз теле укытучылары Елена Рыжикова, Рената Мифтахова һәм Айгөл Ахмадиева IV Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсында җиңеп кайттылар.
27 майда мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 8 мәйданчыгында узачак.
25 нче май көнне Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" телефоны эшли башлый.
2016 елда Татарстан Республикасында муниципаль стратегияләрне үзәкләштерү чарасы үткәрелде. Бу чаралар 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты белән бер үк вакытта эшләнде.