Әлмәт шәһәренең 2 нче санлы лицее һәм 1 нче санлы гимназиясе инглиз теле укытучылары Елена Рыжикова, Рената Мифтахова һәм Айгөл Ахмадиева IV Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсында җиңеп кайттылар. Конкурска грант кысаларында эшләнгән эш тәҗрибәсе материаллары тәкъдим ителде.