22 декабрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданындагы ясалма бозлавыкта хоккей сезоны ачылды. Аны ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Нефтяник" командасы президенты , "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин катнаштылар. Алар спортчыларга уңышлар һәм җиңү теләделәр.
Бүген декабрьнең иң көтелгән чарасы булды. Ниһаять, Үзәк чыршы үз утларын кабызды. Әлеге тантанага Россия Кыш Бабае да килде. Бөек Устюгтан килгән кунак берничә урында кунак булды. 25 нче мәктәптә узган балалар бәйрәмендә күңел ачты. Шулай ук, балалар йортында булды. “Кванториум” балалар технопаркында сәләтле балалар белән очрашты. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы төп чыршының утлары да Россия Кыш Бабае тарафыннан кабынды. Уеннар, җырлы тамаша, уникаль бүләкләр һәркем күңеленә хуш килде. Бер сүз белән генә әйткәндә, Әлмәткә бүген чын-чынлап Яңа ел төсмере керде.
Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган.
Әлмәткә Великий Устюгтан тылсымлы Кыш бабай килде. Ул иң башта 25 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Чарага 350 дән артык бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Кыш бабай барысына да бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Әлмәт автоинспекторлары Константин Юдин, Александр Бояров иң яхшылардан , дип табылдылар. Аларның һәрберсе өч елдан артык тәҗрибә туплаган.
Әлмәттә бүген капремонттан соң ,3 нче поликлиника ачылды. Аны ачуда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.
23 декабрь көнне болытлы булачак, кар явачак. Аерым районнарда акрын буран. Минималь температура төнлә -6..-11º; максималь температура көндез -4..-9º. Юлларда бозлавык.
Нефтьчеләр башкаласында өч көнлек форум узды. Чараны "Кампус" студентлар агентлыгы оештырды.
Тиздән балаларның көтеп алынган, ел әйләнәсенә әти-әниләренең яллары белән туры килгән бердәнбер чор - кышкы каникуллар башланачак. Яңа елда мәктәп укучылары 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр – тоташ 14 көн ял итәчәкләр. 8 гыйнвар көнне мәктәпләрдә өченче чирәк башланачагы турында хәбәр итте район мәгариф идарәсе. Беренче сыйныфларны февральнең 19ыннан 25енә кадәр өстәмә каникуллар көтә. Кыш айларында эшче гражданнар исә 1-8 гыйнварда, февральнең 23еннән 25енә кадәр ял итәчәк.
Шикәр диабеты балалар арасында аеруча таралган. Бу эндокрин системаның авыр формасы, инсулин гормоны дефициты белән бәйле. Бүген беренче тип (инсулинга бәйле) 51 авыру бала ГАУЗ «Альметьевская детская городская больница перинатальным центром» да исәптә тора.