ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургалиевич район Советының VI сессиясе һәм шәһәр Советының VIII утырышында катнашты. Рөстәм Миннехановның әлмәтлеләргә теләкләр җиткерде, районда алып барылган эшчәнлекне уңай бәяләде.

Нефтьче” Мәдәният сарае каршында ТР Президентын күргәзмә каршы алды. Коммуналь предприятиеләр үзләренең заманча техникаларын куйганнар, эшмәкәрләр исә асраган маллары, җитештергән продукцияләре белән чыкканнар. 
 

Сессиягә чит илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул җыелучыларга, Россиядә беренчеләрдән булып, кыска гына вакытта ел әйләнәсе йөрерлек куркынычсыз велосипед маршрутлары булдырган шәһәр – Әлмәт тәҗрибәсе турында сөйләде.
 

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургалиевич сәяхәтен Токарликов исемендәге җәмгыятьнең эре мөгезле терлекләр асрау буенча сөтчелек-товарлыклы комплексын караудан башлады. Билгеле булганча, узган ел хуҗалыкта 1070 башка исәпләнгән комплекс төзелде.

Район активы белән булып узган дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгышы тыңланды. Ул 2017 елдагы эшкә нәтиҗә ясады, 2018 елга планнарны атады, тармакта булган үзгәрешләргә һәм күп кенә башка сорауларны яктыртып узды.

5 февраль көнне  район  активы белән узган киңәшмәдә АПК эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наил Усманов чыгышы тыңланды.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 7 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил  4-9 м/с, төнлә 12 м/с. Минималь температура төнлә -6..-11º, максималь температура көндез  -6..-9º.Юлларда бозлавык.

“Контроль ТКХ” күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен табу һәм популярлаштыру максатында «Супердомоуправ» Бөтенроссия конкурсын оештыралар.

“Кышкы мәдәни мохите” үз программаларын дәвам итә. 10 февральдә чаралар «Татнефть» ААҖ һәм  «Мегаполис» клубы янында,Хөкемлек йорты скверында, шәһәр паркында һәм Нефтьчеләр мәйданында үтәчәк.

Әлмәттә җиде урында эштән чыккан терекөмеш лампаларны кабул итәләр: урамнар Тельман,51 («ЖЭУ-7»),  Шевченко,126 («ЖЭУ-12»), Гафиатуллина,45 («ЖЭУ-10»), Төзүчеләр, 68  («Алсу»),  Бигәш,131 («Көнбатыш Капкалар»), Түбән Мактама Заводская, 10  («Комфорт»), Некрасов,18а («Комфорт»).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International