Әлмәттә халыкара велоконгресс кысаларында күчмә сессия узды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Сессиягә чит илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул җыелучыларга, Россиядә беренчеләрдән булып, кыска гына вакытта ел әйләнәсе йөрерлек куркынычсыз велосипед маршрутлары булдырган шәһәр – Әлмәт тәҗрибәсе турында сөйләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, велоконгресста катнашучыларның бер өлеше Татарстанның нефть башкаласында велоинфраструктураны үстерү проектын гамәлгә ашыру дәрәҗәсен һәм аны кышкы чорда карап тоту сыйфатын шәхсән бәяләү мөмкинлеге алды. Алар өчен Әлмәттә танышу туры оештырылды.
Велоинфраструктураны үстерү программасы шәһәрдә 2016 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Мәганов булышлыгында гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында шәһәрдә 75 километрдан артык велосипед юллары төзелде инде. Киләчәктә аларның озынлыгы 250 километрга җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International