Икенче матчта «Нефтяник» командасы алдагы көннәрдән активрак уйнадылар. Булат Байкеев һәм Даниэль Насыбуллин Никита Ядроец зур активлык күрсәтеп, «Сокола»ның капкачысын отты. Алга таба Озолиньш - Семин - Андрющенко актив уйнадылар.
Казанда яшь педагоглар өчен киң күләмле чара узды. Анда 100 дән артык укытучы һәм тәрбияче катнашты.
18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.
18 март көнне автомобильдә йөрүчеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеген күрсәтү Әлмәттәге «Татнефть» ГАҖ компаниясенең ягулык салу станцияләрендә нефть продуктларына 4% һәм газ продуктларына 6% ташлама белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра. #ДобрыйАльметьевск беләзеге ирекле керү мөмкинлеген тудырачак.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар турында кодексының 20.25 мәкаләсенең 1нче өлеше буенча вакытында административ штрафны түләмәгән өчен машина йөртүчеләрнең административ җаваплылыгы карар чыкканнан соң 71нче көнгә, ягъни 60 көнлек ирекле түләү срогы һәм 10 көнлек жалоба бирү срогы узганнан соң көченә керә.
2018 елның 1 апреленә кадәр атна саен сишәмбе көннәрендә Әлмәт шәһәре, Шоссейная урамы, 1 "Б", 3нче кат, 8нче кабинет адресы буенча урнашкан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Казан дәүләт медицина университетында югары белем бирү мәгариф программалары буенча Әлмәт муниципаль районы өчен белгечләрне максатчан әзерләү буенча укытуга гаризалар кабул ителә.
Иртәгә, 14 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыт-вакыт кар явачак. Минималь температура төнлә -7..-10º, аязганда -27º; максималь температура көндез -4..-7º. Юлларда бозлавык.
18 март көнне Әлмәт туган якны йөрәнү музее даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне карарга чакыра. Шулай ук музейның кунаклары өчен экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Хайруллин Айрат Ринатович һәм бизнес-омбудсмен Нагуманов Тимур Дмитриевич белән очрашуга эшмәкәрләрне 15 март көнне 14:00 сәг. башкарма комитет бинасында көтеп калалар. Адрес: Ленин ур. 39, 325нче кабинет.