2018 елның 1 апреленә кадәр атна саен сишәмбе көннәрендә Әлмәт шәһәре, Шоссейная урамы, 1 "Б", 3нче кат, 8нче кабинет адресы буенча урнашкан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Казан дәүләт медицина университетында югары белем бирү мәгариф программалары буенча Әлмәт муниципаль районы өчен белгечләрне максатчан әзерләү буенча укытуга гаризалар кабул ителә.
Түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучының паспортының бер копиясе (беренче бите һәм пропискасы);
- чыгарылыш укучысының ата-аналары яисә башка хокуклы вәкилләренең паспортының бер копиясе (беренче бите һәм пропискасы);
- укучы турында мәктәп җитәкчесенең имзасы куелган сыйфатламасы;
- 10нчы һәм 11нче сыйныфның Iнче ярты еллыгы өчен өлгереш табеленнән өземтәсе.