Гафиятуллин урамы, 29б районында магистраль суүткәргечтә авария булу сәбәпле, 8 августта 08: 00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак.
ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Татарстан эшкуарлары продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.
Бүген, 7 августта, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы планлаштырылган масштаблы чараларны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышудан башланды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 7-13 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Мотоцикл» оператив – профилактик чарасы үткәрелә.
8 август көнне 6.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне йөгерү күнегүләренә чакырабыз.
Җомга кичәсе Татарстанның хоккей җанатарлары өчен бик якты булды – Әлмәткә кунакка Казанның «Ак Барс» командасы килде. Һәм бу уңайдан «Юбилейный» Спорт сарае аренасында энә төртер урын юк иде.
9 август көнне 18.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге мәйданчыгында сезне мастер-класслар, күргәзмәләр, бию фитнесы, африка барабаннарында уенны үз эченә алган бай программа көтә.
2023 елның 27 июленнән 01 августына кадәр Екатеринбург шәһәрендә классик дистанцияләрдә спорт радиопеленгациясе буенча Россия чемпионаты узды («спорт радиопеленгациясе 3,5 МГц» һәм «спорт радиопеленгациясе 144 МГц» дисциплиналарында).
5 һәм 6 августта Әлмәттә «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм «Татнефть» хәйрия фонды оештырган җәйге китап фестивале узачак.
Герцен, 94 адресы буенча 4 августта 09:00 сәгатьтән эш тәмамланганчы Герцен урамы, 94 адресы буенча салкын су бирү туктатыла.