Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 7-13 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Мотоцикл» оператив – профилактик чарасы үткәрелә.
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү, юл-транспорт һәлакәтләрен тупас бозуларны кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.
«Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын туктатачак, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвенә пропаганда ясыячак.