ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» кысаларында «Яшьлек» скверында «Күңелле велоузыш» узды. Бу балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, балаларга һәм ата-аналарга велосипедларны куркынычсыз куллану күнекмәләрен тәрбияләү һәм булачак шоферларны әзерләү буенча чараларның берсе. Велосипедта узышта 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасының һәм 2 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасының өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалары катнашты.

"Юбилейный" Спорт сараенда "Евразия чемпионы" титулы өчен төп көрәш узды.төп титул өчен безнең якташыбыз Виталий Петряков һәм КАР вәкиле Джабулани Маккензи көрәште.

Без Әлмәттән килгән талантлы балаларыбызны Казанда узган 2023 елгы DigitalSkills V тармак чемпионатында бронза медаль алулары белән горурланып котлыйбыз!

Әлмәт шәһәренең «16 нчы урта белем алу мәктәбе» МАОУ командасы «Россия футбол берлегенең мәктәп футбол лигасы» гомуми белем бирү оешмаларының спорт клублары командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышларында Россиянең төрле почмакларыннан җыелган 96 команда арасында икенче урынны алды.

«Мәгърифәтчелек»  бульвары - Дирекциянең булачак командасы эшләячәк тагын бер территория.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 21 сентябрендә Әлмәт үзәк район хастаханәсенә өзлексез ютәлләү симптомнары булган пациентны алып килделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә пациентның 1,0 см зурлыктагы очлы чит гәүдә (сөяк) ачыкланган.

Карелиянең Милли театры гастрольләр белән Әлмәттә урнашкан. Кичә төбәкнең нефть башкаласы журналистлары өчен матбугат конференциясе узды. Кунаклар Әлмәт театры белән дуслыкның барлыкка килүе, Карел-фин шигъри эпосы нигезендә куелган «Куллерво» спектакле турында сөйләделәр.

2023 елның 30 сентябрендә 07.30 сәгатьтән «Спорт-Мастер» кибете каршындагы территориядә (Ленин урамы, 128) район халкы һәм кунаклары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак.

Россия футбол берлеге мәктәп футбол лигасының беренче бөтенроссия турнирын үткәрәчәк. Илнең 65 төбәгеннән 96 команда 20-24 сентябрьдә башкаланың «Лужники» стадионында алты кырда уйнаячак. Турнир Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы ярдәме белән узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International