Балалар куркынычсызлыгы - олылар кайгыртуы!
«Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» кысаларында Әлмәтнең 50нче «Ләйсән» балалар бакчасы базасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча ата-аналар гомуми белем бирде. Әти-әниләргә тагын бер тапкыр шуны искә төшерделәр: нәкъ менә алар балалар өчен юлларда куркынычсыз тәртип үрнәге булып тора. Моның өчен теоретик һәм практик биремнәр, «САКЛА» порталыннан видео материал күрсәтү кулланыла. Тематик бүләкләр һәм истәлекләр чарада катнашучыларның барысына да бирелде.