Бүген, 20 ноябрьдә, иртәнге сәгать 2:30да Әлмәт муниципаль районыннан 16 егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә срочная хезмәткә китте.
15 ноябрь көнне «Әлмәт» милли‑мәдәни үзәге залында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Әлмәт» милли — мәдәни үзәгенең Джаз‑тынлы һәм эстрада музыкасы универсаль оркестрының баш дирижеры Николай Егорович Прецка багышланган юбилей концерты зур уңыш белән узды.
Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булды, аның максаты авария хәленә анализ ясау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча нәтиҗәле чаралар эшләү иде. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә узды.
Иртәгә, 21 ноябрьдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан төнлә 2-7 м/с, көндез 6-11 м/с.
Өченче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә «Хезмәт» муниципаль премиясе уза. Аңа көн саен территорияләрне үстерүгә, халыкка ярдәм итүгә һәм нәтиҗәле муниципаль инициативаларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүчеләр дәгъва кыла.
Безнең шәһәрдә торак милекчеләренең 11 ширкәте эшли. Бу йортларда яшәүчеләр үз йортларын карап тоту һәм коммуналь хезмәтләрне оештыру өчен җаваплылыкны үз өсләренә алалар.
21 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Әлмәт шәһәр пляжында иске агач өслекне алыштыру эшләре башланды. Парк һәм скверларны төзекләндерү программасы кысаларында күпердә һәм аның тирәсендәге участокларда түшәмнәр тулысынча алыштырыла.
Автобуслар Шевченко (Мәрҗани-Шевченко-Төзүчеләр) урамын карап йөриләр.
Бүген «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты оештырган мөһим очрашу узды. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәрьяклап ярдәм итүгә багышланган иде.