Бүген, 20 ноябрьдә, иртәнге сәгать 2:30да Әлмәт муниципаль районыннан 16 егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә срочная хезмәткә китте.
Юлга чыгар алдыннан һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мортазин котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларыбызга алдагы хезмәтләрендә уңышлар телибез!