«ГУАД» АҖнең өч теплицасында үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше өчен идеаль шартлар тудыру буенча актив эш дәвам итә.
9 апрельдә Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Зөбәерова Илсөя Минияр кызы билгеләнде.
Без көннән – көн изге дата-9 майга якынлашабыз. Тынычлык һәм ирекне саклап калган геройларның батырлыкларын искә төшерәбез.
Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына Батырлык орденнары тапшырды.
Ачык ишекләр көне - булачак абитуриентлар өчен уку йорты, студентлар тормышы, әзерлек юнәлешләре, керү кагыйдәләре белән танышырга һәм укытучылар белән аралашырга мөмкинлек бирә торган мөһим чара. Бу укучыларга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.
Ә сез бу парктагы юлларның иске эшкәртелгән шиннардан ясалганын белә идегезме? Бу материалларга икенче тормыш бирергә һәм экология турында кайгыртырга мөмкин булуның бик яхшы үрнәге.
14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Димәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Бу минутларда ат спорты мәйданында иң якты спорт вакыйгаларының берсе – атларда көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты (аударыш) уза.
Биредә Космонавтика көненә багышланган йөзү буенча Әлмәтнең ачык беренчелеге узды. Ярышларда 300 дән артык спортчы катнашты, һәркайсы үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә тырышты.
ТР беренчеләре Советының «Медиа һәм коммуникацияләр» юнәлеше буенча төбәк лидеры Тимур Турсунов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Байконурда булды һәм «Союз МС–27» ракетасын җибәрү тамашачысы булды.