Әлмәт табибы спортның көч төрләре буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

«Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар район хастаханәсе» ДАССОның педиатрия стационары табиб-педиатры Алия Бикчурина Сочида узган «ОЛИМПИЯ – XII» спортның Көч төрләре буенча Европа Ачык чемпионатында 1 нче урынны яулады.

Алия Фәрит кызы становая тяга дисциплинасында чыгыш ясады һәм искиткеч нәтиҗә күрсәтте — 115 кг!

Котлыйбыз һәм спорт аренасында да, бәләкәй пациентларны кайгыртуда да яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International