ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Ашыгыч вәзгыять очрагында дөрес эш итәргә ярдәм итә торган белешмәлек белән уртаклашабыз.

Кызганычка каршы, иҗтимагый киңлекләрдә вандализм проблемасы үзенең актуальлеген югалтмый. Балалар һәм яшүсмерләр белә торып милекне вата һәм боза торган очраклар ешайды.

Инженерлык лицеен тәмамлаган Марат Дәүләтшин информатикадан 100 балл җыеп, БДИда тагын бер максималь нәтиҗәгә ия булды.

Бүген түбәндәге территорияләрдә үлән чабу эшләре планлаштырылган:


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Иртәгә, 25 июньдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, локаль яктан көчле, аерым районнарда яшен һәм боз. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с, локаль яктан 23 м/с кадәр.

Бакча-яшелчә эшләре барышында котылгысыз рәвештә төрле үсемлек калдыклары: яфрак, үлән, ботак, агач калдыклары барлыкка килә. Мондый калдыкларны каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларына урнаштыру тыела!

Бүген без быел җәй көне «ГУАД» АҖендә эшләүче, Әлмәтнең йөзен яхшыртуга үз өлешләрен кертүче егетләр белән аралаштык. Ел саен җәй көне предприятиегә 20-30 кешелек яшүсмерләр төркеме җыела, алар ике юнәлешкә бүленә: яшелләндерү һәм төзекләндерү.

25 июньдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль 23 м/с, кайбер районнарда боз явуы көтелә.

23 июньдә Әлмәттә район советының чираттагы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды. Сессия эшендә район һәм шәһәр Советлары депутатлары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, район җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Юл хезмәтләре иртәдән үк юл өслеген фрезерлауга керештеләр. Ремонтлана торган участокның гомуми озынлыгы 1,2 км тәшкил итәчәк.бу урам турында безгә еш яздылар һәм ремонт булмауга зарландылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән ремонт эшләренә керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International