Әлмәттә бюджет турында фикер алыштылар һәм шәһәр Советына сайлаулар датасын билгеләделәр

2025 елның 24 июне, сишәмбе

23 июньдә Әлмәттә район советының чираттагы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды. Сессия эшендә район һәм шәһәр Советлары депутатлары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, район җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды. Алар арасында агымдагы һәм алдагы елларга район бюджетына үзгәрешләр кертү, шулай ук бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советына депутатлар сайлауны билгеләү иң мөһиме булды.

Әлмәт муниципаль районы Советының «2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы бюджеты турында» 2024 елның 11 декабрендәге 329 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.

Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова катнашучыларны бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советына депутатлар сайлауны билгеләү тәртибе һәм таләпләре белән таныштырды.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була, ул быел 14 сентябрьгә туры килә. Алда торган муниципаль сайлаулар бөтен республика буенча Татарстан Республикасы рәисен сайлаулар белән бер үк вакытта узачак.

Әлмәттә муниципаль сайлауларда шәһәр Советының 30 депутаттан торган яңа составы сайланачак. 15 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана, ә 15 депутат мандаты партия исемлекләре буенча бүленә.

Сессия азагында район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткәннәргә ведомство һәм тармак бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International