ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

«Сабантуй» күрсәткечләре белән автобуслар шәһәр буйлап 7:00 дән 16:00 гә кадәр йөрде, 23 әйләнеш ясады.

Карарны башкаларга калдырмагыз-нәкъ менә сез Әлмәт районында нинди парклар, скверлар һәм җәмәгать киңлекләрен үзгәртеп коруны сайлый аласыз.

«Игътибар итегез: ял көннәрендә мин чүп-чар, шул исәптән зур габаритлы чүп-чар, агач ботаклары һәм башка калдыклар җыелган урыннарны күрдем. Аңлыйм, ял көннәрендә халык өйләреннән чүп-чарны массакүләм рәвештә чыгаруы белән өлешчә акланырга мөмкин, тик, коллегалар, безнең өчен бу аргумент түгел. Шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясе тәртиптә булырга тиеш», - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Сабантуйны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Җылы шимбә кичендә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уза торган мәдәни вакыйгалар шәһәрнең сигез мәйданчыгында узды.


8
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Әлмәт шәһәренең мәйданында язгы кыр эшләренең тәмамлануын һәм авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтүне символлаштырган Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр. Тантанада шәһәр һәм районның 20 меңнән артык кешесе катнашты.

Бүген социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм мохтаҗларга: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


7
июнь, 2025 ел
шимбә

8 июньдә шәһәрдә «Сабантуй» милли бәйрәме үткәрелү сәбәпле, халыкны шәһәр Мәйданына 07:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр РТС һәм Панорама пунктларыннан ташу гамәлгә ашырылачак.


6
июнь, 2025 ел
җомга

Сезнең тавышыгыз 2026 елда Әлмәтнең нинди иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерәчәген хәл итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International