«Татарстан Кроссы- 2017» Әлмәттә 16 сентябрь көнне узачак

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

16 сентябрь көнне Әлмәттә “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.

11-15 сентябрьдә балалар бакчалары һәм мәктәп стадионнары мәйданнарында тәрбияләнүчеләр арасында йөгерешләр башлана.

16 сентябрьдә 09:00 сәгатьтә йөгерешкә регистрация башлана.

Йөгереш маршруты Ленин урамы – Муса Җәлил урамы – Лермонтов урамы – Радищев урамы – Ленин урамы – Ленин мәйданы аша узачак.

Бүләкләү церемониясе 11:00 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International