Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, 2016 ел белән чагыштырганда, саф һавадагы спорт күнекмәләренең санын ике тапкыр арттырырга булды. Шуның белән бәйле әлмәтлеләргә якын арада узачак бушлай күнекмәләр белән танышырга тәкъдим итәләр.
1) 18 август көнне (җомга):
- 10.00 шәһәр паркында савыктыру гимнастикасы. Олы яшьтәге кешеләр өчен күнекмә
- 19.00 Алнас стадионында җиңел атлетика буенча күнекмә. Төрле дәрәҗәдәге әзерлек
2) 20 август көнне (якшәмбе):
«Дөнья буйлап» мәдәни-спорт фестивале.
Үткәрү урыннары: «Яшьлек», «Шамсинур» скверлары, «Алнас» стадионы, шәһәр пляжы, шәһәр паркы.