Әлмәт районы Айрат Хәйруллин төзү өлкәсендә эшләгән ветеран Хәлимә Газизиованы Төзүчеләр көне белән котлады

2017 елның 11 августы, җомга

Августның икенче якшәмбесендә Россиядә һәм кайбер элеккеге Советлар союзына кергән илләрдә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин төзү өлкәсендә эшләгән ветеран, Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Хәлимә Газизованы котлады. 

Газизова Хәлимә Хисаметдин кызы атаклы ташчы юлын үтте. Ул иң югары разрядлы ташчы иде, бригаданы җитәкләде, яшь эшчеләрне осталык серләренә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International