Әлмәт волейболчылары Җәйге "Зенит-2017" кубогында җиңделәр

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

4-6 август көөне Казанда пляж спорт төрләре үзәгенең ком мәйданнарында һәвәскәрләр төркемнәре арасында пляж волейболы буенча ярыш  - җәйге "Зенит" кубогы уздырылды. 

Катнаш ярышта 27 төркем уйнады, бездән Павел Пахомов (СОЦ НГДУ «Альметьевнефть»), Иван Русанов (ООО «Татинтек») һәм Наталья Марухина (СОЦ НГДУ «Альметьевнефть») Уфадан килгән төркемне җиңде. 

Хатын-кыз парлары арасында Виктория Дёмина (ООО «УК «Татспецтранспорт») һәм Кира Камзина җиңелүсез финалга кадәр барып җиттеләр, һәм финалда 2 урынны яуладылар.

Яшь төркемнәр арасында Рузиль Закиров и Камиль Камалов төркемчәдә 1 урынны яуладылар, ярышның алдагы стадиясенә чыктылар, ләкин финалның 1/8 өченче хәлиткеч партиядә Алексеевск районыннан килгән парга җиңелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International