Быел «Березка» сәламәтләндерү комплексы базасында «Тинейджер» традицион сменасы 22 июль көнне ачылды. 60ка якын Әлмәт яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр төрле яшүсмерләрнең лидерлык сыйфатларын ачыклауга юнәлтелгән тренинглар, уеннар, биюләр, ярышларда катнаштылар.