Киләсе ял көннәрендә "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты әлмәтлеләрне шәһәрнең 8 мәйданында көтә.
18.00 сәгатьтә Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверда (Гадел хөкем йорты) «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале лауреатлары катнашуы белән концерт узачак, мастер-класслар оештырылачак.
19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында Виктор Цой хөрмәтенә рок-концерт оештырылачак.