Әлмәтлеләр бүген кичен өлешчә ай тотылуын күрә алачак

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Ай тотылуы ике сәгатькә якын дәвам итәчәк.

Россия халкы бүген – 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә.

Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка гына кала. Чөнки ай тотылган вакытта алар инде иртәне каршылаган була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International