Бүген шәһәр паркында Мәңгелек ут мемориалы янында Россия Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәм килгән сугышчыларны тантаналы рәвештә төзүдән башланып китте. Бәйрәм батырлары белән бергә аларның хатыннары, балалары һәм туганнары килде.
Бүгенге көндә Әлмәттә 560 десантчы яши. Митингта катнашучылар хәрби бурычларын башкару вакытында үлгәннәрне хөрмәтләделәр һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Бәйрәм шәһәр буйлап автомобильләр узышы белән дәвам итте.