Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлегенә 141 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 58 е аерым кешеләрдән.
Темалары буенча караганда, түбәндәге сораулар актуаль:
- торак биналарда яшәү шартлары;
- ашамлыкларның, азык өстәмәләренең, азык-төлек чималының сыйфаты, аларны җитештерү технологиясе;
- көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә кулланучыларның хокукларын бозу;
- шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә атмосфера һавасының сыйфаты;
- финанс хезмәтләре өлкәсендә кулланучыларның хокукларын бозу.
Барлык мөрәҗәгатьләр законда билгеләнгән срокларда каралган, кирәкле очракларда административ йогынты чаралары күрелгән.