"Мəдəни мөхит" проекты Әлмәт халкын һәм кунакларын гаҗәпләндерүдән туктамый

2017 елның 23 июле, якшәмбе

22 нче июль көнне мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 9 мәйданчыгында узды.

18.00 сәгатьтә шәһәр пляжында "Зур юу" күңел ачу программасы башланды. 19.00 программа чакрылган ди-джейлар чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук Bobble Биюләр дискотекасы оештырылды. 

18.00 җырлый торган фонтаннар мәйданында  автор башкаручы Радик Шарипзяновның концерты узды.

Шул ук вакытта Әдәби ишегалдында концерт программасы, мастер-класслар һәм кастинглар үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International