19 июльдә "Юбилейный" спорт сараенда Әлмәтнең "Нефтяник" хоккей клубы ачык тренировка уздырды.
Бу хоккейчыларның сезон алдыннан өй бозына беренче чыгу түгел. Тренировкалар спортчылар җыемнардан Төркиядән кайткач, июль башында башланды. Әлмәтлеләр көненә өч сәгать шөгыльләнәләр.