Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 43 муниципаль райондагы программада катнашучы 996 объекттан 951 ендә башланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә гадәттәгечә муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Кидәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов эш барышын, котелларның куркынычсыз итеп эшләрлек итеп куелылуын, бина вентиляциясен ныклы контрольдә тотарга йөкләде.
Татарстан Президенты шулай ук фатирларны шәхси җылытуга күчерү өчен программага шактый бюджет акчалары бүленүен искәртте. Аның сүзләренчә, халыкка җылылык өчен түләү шактый түбән булачагын аңлату бик мөһим.