Әлмәттә Татарстан Республикасының профсоюзлары федерациясе киңәшмәсе үтте

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген нефть башкаласында Татарстан Республикасының профсоюзлары федерациясе көне кысаларында ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, «Татнефть» ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин, «Татнефть» ГАҖ профсоюзы комитеты рәисе урынбасары, район профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Марсель Бикмуратов катнашуы белән киңәшмә үтте.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Подовалов Андрей Николай улыныж докладында билгеләп үткәнчә, берничә көн элек республика хөкүмәте дәрәҗәсендә 1 июльдән бирле минималь түләү хакын 8,8 мең сумга арттыру һәм аны эшкә яраклы халыкның  яшәү өчен кирәк булган минимумга якынайту турында килешүгә кул куелды. 

2016 елның нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 3,6%ка, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсе хезмәткәрләренең - 1,9%ка, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләренең - 2%ка артты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International