Санкт-Петербургтагы "Пэжо әфәнденең ил гизүче курчаклары" театры «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәттә урам театрларын булдыру буенча проект кысаларында яңа мастер-класслар оештыра.
5 июльдән 10 июльгә кадәр театр һәм кино актеры Антон Быстров-Мокрый провокацион клоунада буенча гамәли дәресләр алып барачак. Очрашу урыны - Яшьләр үзәге (бию залы). Тулырак расписание белән https://vk.com/street_theatr_almet сайтында танышырга мөмкин.