Бу ял көннәрендә шәһәрнең 5 мәйданында "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте чаралары үтте. Әлмәтлеләр физкультура көллиятендә, шәһәр паркында һәм пляжда, "Яшьлек" һәм "Шәмсинур" скверларында спорт белән шөгыльләнделәр.
Бу атнада бушлай күнекмәләр 2 тапкыр күбрәк әзерләнде. "ЯФ"ка килүне планлаштыру вакытында катнашучылар үзләренә кызык булган спорт программасын сайлый алдылар.
Бушлай велосипедлар артыннан узыш дәвам итә, аларны җәй сезонында актив катнашучылар алачак.