Бүген Әлмәт шәһәренең башкарма комитетында кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады. Биредә Зәй районында булган зур юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Бу куркыныч фаҗига күп санлы кешеләр гомерен алып китте.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәтен оештырган вакытта, вак-төяк нәрсәләр булмый. Ул тиешле хезмәтләргә районда юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы чаралырны мәҗбүри рәвештә үтәргә кушты.