Әлмәттә берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

2017 елның 4 июленнән 13 июленә кадәр Татарстан Республикасының берничә муниципаль районында хезмәт законнарын бозуны кисәтү максаты белән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк.

Әлмәттә гражданнарны кабул итү 13 июль көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Мира урамы, 6 буенча (214 кабинет) Әлмәт районында Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмче Харисова Светлана Ильфик кызы һәм Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Хаернасов Фидаил Рурик улы тарафыннан уздырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 33-13-78.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International