Россия яшьләр көне РФнең беренче Президенты Борис Ельцин 1993 елның 24 июнендә кабул иткән "Яшьләр көнен бәйрәм итү турында" карар нигезендә рәсми рәвештә 27 июнь көнне билгеләп үтелә. Ә аны бәйрәм итү инициативасын яшьләр эшләре буенча РФ Комитеты һәм яшьләр оешмалары милли советы белдерделәр.
Яшьләр көне һәрберсе үз бәйрәм итү датасын билгеләгән башка илләрдә дә бәйрәм ителә. 1999 елда БМО карары тарафыннан билгеләнгән Халыкара яшьләр көне дә бар. Ул 12 август көнне бәйрәм ителә.