Кичә, яңа хоккей сезоны башлану алдыннан, "Нефтяник" командасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән ГАҖ "Татнефть" генераль директоры, ТР хоккей федерациясе президенты Наил Маганов очрашты.
Наил Маганов яңа АХК "Нефтяник" клубы президентын тәкъдир итте. 2000 елдан алып бу постта Владимир Лавущенко иде. Владимир Павлович үзенең вәкаләтләрен ГАҖ "Татнефть" генераль директоры урынбасары Ринат Шафигуллинга тапшырды.