Әлмәтлеләр «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

21 июньнең төнендә әлмәтлеләр «Свеча памяти» бөтенроссия патриотик акциясенә кушыла алачак. Бу көнне һәркем кулына шәм тотып Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген яңартачак. 

Шулай ук өйләрдә дә Хәтер көненә кушылу билгесе буларак шәм кабызырга мөмкин. «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясе безнең якты бүгенгебез һәм матур киләчәгебез, тыныч күк йөзе өчен шәһит киткәннәрне искә алу һәм хәтеребездә саклау максатын күздә тотып үткәрелә.

Акция 22:00 сәгатьтә Мәңгелек ут мемориаль комплексы янында башлана, иртәнге 4:00 хәтле барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International