Әлмәттә социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

8 июнь көнне социаль хезмәткәр көне бәйрәм ителә. Бүген Әлмәттә шул бәйрәмгә туры китерелгән тантаналы чара үтте. Социаль хезмәткәрләрне аларның һөнәри бәйрәме белән Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйруллин исеменнән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова котлады.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен иң яхшы хезмәткәрләр ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ӘМР Советы һәм башкарма комитеты, социаль яклау идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 300гә якын социаль хезмәткәр эшли. Социаль яклау идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеларның белгечләре  80 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International