"Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты кабат күп кенә кызыклы чаралар әзерләде һәм шәһәр халкын һәм кунакларын шимбә кич 10 июнь көнне нефть башкаласының 9 мәйданында көтә.
18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында җыелган кешеләрне "Югалган буяуларны эзләп" аниматорлар программасы мавыктырачак.
19.00 сәгатьтә Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверда (Гадел хөкем йорты) программа башланачак. Концерт программасын яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары тәкъдим итәчәк.
Шул ук вакытта "Шәмсинур" паркында "Гармония" халык вокал ансамбле һәм "Дубравушка" халык хоры концерты үтәчәк.