Рус теле - дөньядагы иң күп танылган телләрнең берсе, иң киң таралган славян теле. Рус теле көне халыкара календарьдә 2010 елда барлыкка килә, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча БМО департаменты оешманың алты рәсми теленә багышланган бәйрәмнәрне оештырырга тәкъдим иткәч.
Рус теле көнен бәйрәм итү өчен 6 июнь көне билгеләнде. Бу бөек язучы, шагыйрь, драматург Александр Пушкинның туган көне. Моннан тыш Александр Сергей улы заманча әдәби рус телен төзүче итеп санала.
Рус теле көнендә БМО Генераль ассамблеясы бинасында төрле чаралар үткәрелә. Аерым алганда, 2011 елда славян халык музыкасы концерты программаның төп пунктына әйләнде. Шулай ук бәйгеләр, күргәзмәләр, лекцияләр, экспресс-дәресләр уздырылачак, кинофильмнар күрсәтеләчәк.