5 июнь көнне Экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

5 июнь көнне Экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән.

Көн саен экологлар атмосфера һавасы, су ресурслары, туфрак, үсемлекләр, хайваннар дөньясын һәм халык сәламәтлеген зыянлы факторлардан саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Агымдагы ел Татарстанда Экология елы буларак та игътибарга лаек.

Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәбез. Игелекле эшегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International