Райондагы экологик икеайлык нәтиҗәләре белән Әлмәт муниципаль районы авыл җирлекләре белән эшләү буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин таныштырды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлекләреннән 3865 капчык һәм 114 машина чүп-чар җыелган. Бу чарада барлыгы 121 берәмлек техника һәм 4952 кеше катнашкан.