"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә 2017 елда Әлмәт районында балалар һәм яшьләр ялын, аларны савыктыру һәм эш белән тәэмин итү чараларын оештыру буенча Әлмәт районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта тиешле хезмәтләр белән лагерьларны әзерләү һәм кабул итү эшләре алып барыла. Барлык лагерьларда террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары үтәлгән.