Бүген узенең юбилеен Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үтә. Аның белән яңа Татарстан барлыкка килү тарихының төп чорлары бәйле.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туа. Әлмәт газ сәнәгате техникумын (1972 ел), Уфа нефть институтын (1979 ел), КПСС ҮК карамагындагы Саратов партия югары мәктәбен (1986 ел) тәмамлый.
Почет ордены (2005ел), Дуслык ордены (1997 ел), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (2007 ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте Мактау грамотасы (1997 ел), Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Мактау грамотасы (2007 ел), “Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен” Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Мактаулы тамгасы (2007 ел), “Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары өчен” аерымлык тамгасы (2007 ел) белән бүләкләнгән. “Ел спикеры” номинациясендә “Россия Милли Олимпы” премиясе һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – “Намус һәм Батырлык” ордены (2005 ел) иясе. “Россия икътисад контролен ныгыту өлкәсендә хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән (2011 ел).